Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Машинасыз ел ярым яки тагын бер җәяүле артты

Суд залыннан

13 июль көнне Иске Салавыч авылында ЮХИДИ инспекторы «Шевроле Круз» автомобилен туктата. Шоферның документларын тикшергән вакытта инспектор шофердан алкоголь исе килүен сизеп, аңа хокукларын аңлатып, үз машиналарына күчеп утырырга чакыра. Алкотектор ярдәмендә тикшерү шоферның алкоголь кулланган булуын раслый.

Судта шофер үзенең гаепле булуын таный, 200-300 грамм аракы кулланганнан соң, автомобиль белән идарә итүен әйтә.

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Менә тагын бер шофер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, җәяүле статусы ала. Ләкин иң борчыган мәсьәлә шоферга карата кулланылган җәза түгел, ә гаиләгә китерелгән матди зыян. Ни өчен боларның барысы да эш узгач кына уйланыла икән?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исрек