Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Махсус операциядәгеләр машина йөртү таныклыгын алыштырганда пошлинадан азат ителә ала

Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар машина йөртү таныклыгын алыштырганда пошлина түләүдән аны югалткан яки бозылган очракта гына азат ителә, ә документның стандарт гамәлдә булу вакыты чыкканда ташлама кулланылмый

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны машина йөртү таныклыкларын планлы алыштырганда дәүләт пошлинасын түләүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар машина йөртү таныклыгын алыштырганда пошлина түләүдән аны югалткан яки бозылган очракта гына азат ителә, ә документның стандарт гамәлдә булу вакыты чыкканда ташлама кулланылмый.

«Бу хокукый тәңгәлсезлекне бетерергә кирәк дип саныйм. Безнең яклаучыларга ярдәм итү мантыйгы бердәм һәм эзлекле булырга тиеш», - дип белдерде Панеш.

Аның сүзләренчә, әгәр дәүләт машина йөртү таныклыгын югалткан хәрби хезмәткәргә ярдәм кулы суза икән, гамәлдә булу вакыты чыккан документны планлы алыштырганда да шундый ук ярдәм күрсәтелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев