Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Махсус операциядәгеләр өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды

Программада катнашучылар фатирларны ремонт ясалган хәлдә «кереп яшәү» принцибы буенча ала - аларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар, датчиклар урнаштырылган була

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы эшли башлады. Аның ярдәмендә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары ташламалы шартларда үз торакларын булдыра алачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.

ТР Рәисе кушуы буенча Дәүләт торак фонды эшләгән программа махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге хокуктан Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре файдалана алачак:

  • өлешчә мобилизация буенча китүчеләр;
  • ТР хәрби комиссариатларында махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзүчеләр;
  • республикада урнашкан хәрби частьларда контракт төзүчеләр.

Гаиләләр торакка мохтаҗ булырга, бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Шулай ук алар үзләре Татарстанда теркәлгән булып, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш. Яшь һәм эш урыны әһәмиятле түгел. Программада катнашу өчен гаиләләргә теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотеканы еллык 7 процент белән 28,5 елга кадәр бирә, беренчел взнос күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Исәпкә куелганнан соң бала туган очракта (уллыкка алганда) һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия каралган.

Программада катнашучылар фатирларны ремонт ясалган хәлдә «кереп яшәү» принцибы буенча ала - аларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар, датчиклар урнаштырылган була.

Ремонт ясалган фатирның квадрат метр бәясе базар бәясеннән күпкә түбәнрәк. Мәсәлән, «Салават Күпере»ндәге яңа йортларда фатирлар бәясе квадрат метр өчен 111,2 мең сумнан башлана, шул ук вакытта шәһәрнең күчемсез милек базарында уртача бәя квадрат метры өчен 200 мең сумнан артып китә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев