Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Махсус хәрби операциядә яраланучыларның туганнарына эштән ял алу хокукы биреләчәк

Фронттан яраланып кайткан хәрбинең якыннарына хезмәт хакын саклап калмыйча елына 35 көнгә кадәр ял алу хокукы биреләчәк.

Махсус хәрби операциядә яраланучыларның туганнарына эштән ял алу хокукы биреләчәк. Россия Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән закон проектыннан аңлашылганча, әлеге хокуктан сәламәтлегенә зыян килгән хәрбинең әти-әнисе, хатыны яки ире файдалана алачак. Ял вакытында акча түләнми, дип яза Ватаным Татарстан.

«Без махсус хәрби операция барышында яраланган һәм карау таләп ителгән хәрбинең туганнарына ял алу мөмкинлеген тәэмин итәбез.

Фронттан яраланып кайткан хәрбинең якыннарына хезмәт хакын саклап калмыйча елына 35 көнгә кадәр ял алу хокукы биреләчәк. Тормыш күрсәткәнчә, туганнары янәшәдә булганда авырулар тизрәк савыга», — дигән бу уңайдан «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев