Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Махсус хәрби операциядә катнашучылар керемнәрне тикшермичә генә шәхси эшмәкәрлек ачу хокукы алачак

I яки II группа инвалидлыклары булган СВО катнашучылары өчен, әгәр дә алар эшсез яки эш эзләүче дип танылсалар, социаль контрактка хокукны ир белән хатынга тапшыру мөмкинлеге каралган. Бу очракта контракт гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча һәм бары ИП ачуга гына төзеләчәк

2026 елның 1 гыйнварыннан СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген ачу өчен социаль контракт нигезендә гаилә керемнәрен бәяләмичә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлеге алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Министрлыкта хокук белән бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин, дип аңлаттылар. Моның өчен хәрби хезмәткәр эштән чыгарылырга яки контрактны тәмамларга, рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылырга һәм «Ватанны саклаучылар»фондының рекомендациясе булырга тиеш.

Шул ук вакытта ташлама ИП ачу өчен контрактларга гына кагыла һәм эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык яки башка юнәлешләр программалары өчен гамәлдә булмый.

I яки II группа инвалидлыклары булган СВО катнашучылары өчен, әгәр дә алар эшсез яки эш эзләүче дип танылсалар, социаль контрактка хокукны ир белән хатынга тапшыру мөмкинлеге каралган. Бу очракта контракт гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча һәм бары ИП ачуга гына төзеләчәк.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, үзгәрешләр СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә «Гаилә»милли проекты кысаларында ярдәмне көчәйтүгә юнәлдерелгән. 2025 елда СВОНЫҢ 28 катнашучысы һәм аларның гаиләләреннән 52 кеше социаль контракт алды.

Вести-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев