Мошенниклар үзләрен укытучылар дип таныштыра башлаган
Кеше һәм закон

Мошенниклар үзләрен укытучылар дип таныштыра башлаган

Россиядә аферистлар балаларга юнәлдерелгән яңа мошенниклык схемасын уйлап тапкан

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсенең Telegram-каналында хәбәр итәләр. 

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр үзләрен укытучылар дип атап, электрон журналны яңарту сылтавы белән ата-аналарга шалтыраталар, моның өчен балаларга юлланган смс-хәбәрдәге кодны әйтүләрен сорыйлар. 

– Раслау коды «Госуслуги» порталында гражданинның аккаунтына керү мөмкинлеген торгызу һәм алга таба хокукка каршы эшчәнлек өчен кулланыла, – диләр Эчке эшләр министрлыгында. 

Җинаятьчеләр шалтырату вакытында уку йортлары хезмәткәрләренең чын исемнәрен атарга, шулай ук дипфейкалар ясарга яки алыштырылган номерларны кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтелә. Ата-аналарга мәгълүматны дөрес элемтә каналлары буенча тикшерергә һәм мәктәп хезмәткәрләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев