Мошенниклар күбәйде, сак булыгыз!
Бүгенге көндә Россия һәм Татарстан күләмендә алдап урлау очраклары күбәеп бара. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең материаль байлыкларын, акчаларын урлау ысулларының яңа төрләрен уйлап табалар.
- финанс оешмалары, банклар, почта хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрү;
- халык алдында чыгышлар ясау;
- банклар һәм акча кертү терминаллары янына караклык (мошенничество) очракларын кисәтеп язылган искәрмәләр ябыштыру. Әмма бу эшләр генә халыкны әлеге төр җинаятьләрдән саклап калырга ярдәм итеп бетерми, алдау юлы белән акча үзләштерү очраклары көндәлек булып тора.
Караклыкның әлеге төре "шәхси" аралашу вакытында, мәсәлән, чегән милләтеннән булган затлар һәм "гастролер"лар белән аралашканда килеп чыга. Әлеге төр җинаятьләр ешрак өлкән буын кешеләренә һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә карата кылына. Җинаятьчеләр төрле сәбәпләр табалар:
- дәвалау, бозым чыгару;
- медицина хезмәткәрләре кыяфәтендә йортка үтеп керү;
- социаль хезмәткәрләр кыяфәтендә (субсидияләр түләү, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм итү) йортка керү;
- торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү (җылылык торбаларын алыштыру, газ җиһазларын тикшерү, су һәм газ чыгымнары счетчигын исәпкә алу);
- таможняда тоткарланган йөкне сатып алу өчен яки банк счетларына күчерү өчен акча сорап тору;
- Украинадан кайткан качаклар рәвешендә (гаиләсен күчерү һәм фатир сатып алу өчен) акча сорап торуны сәбәп итү;
- яшәештә кирәкле көнкүреш әйберләрен: фильтрлар, кастрюль, үтүкләр һ.б.ны сату;
- яшәештә кирәкле булган дарулар, медицина препаратлары, БАДлар сату;
- яшәештә кулланыла торган азык-төлекне, бал, урын-җир кирәк-яракларын арзан бәядән сату;
- төрле төрдәге телефон сату яки сатып алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев