Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат итәчәкләр

Федераль законнар нигезендә тиешле карарны ТР Дәүләт Советы депутатлары 18нче утырышта кабул итте

Ташлама шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, Советлар Союзы Геройларына һәм РФ Геройларына, өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгәннәргә дә кагылачак.

Федераль законнар нигезендә тиешле карарны ТР Дәүләт Советы депутатлары 18нче утырышта кабул итте.

Ташлама салым түләүче сайлаган бер транспорт чарасына бирелә, дип ачыклык кертте ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

Депутат аңлатканча, күрсәтелгән категория гражданнар өчен транспорт салымы буенча ташлама хокукы федераль дәрәҗәдә ныгытылганга, региональ законнарда охшаш норманы саклау артык.

Нормаларны кабатлауны бетерү максатыннан «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләнгән. Федераль законнарны кабатлаучы положениеләрне, аерым алганда, РФ Салым кодексы белән ташлама гарантияләнгән гражданнар категорияләре турындагы искәрмәләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.

Чыганак: Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев