Ни өчен таныш булмаган телефон номерына акча күчерү куркыныч?
Товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен сатучыга телефон номеры буенча акча күчерү юлы белән түләү закон бозу булып тора.
Базарларда сатучылар еш кына түләүне телефон номеры буенча картага күчерүне сорыйлар. Чәчтараш салоннарында да шундый ук хәл: «Ә сез телефон номеры буенча гына түли алмыйсызмы?» дип сорыйлар. Бу рәвешле күчерү куркыныч түгелме соң?
Товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен сатучыга телефон номеры буенча акча күчерү юлы белән түләү закон бозу булып тора.
Мондый исәп-хисаплар керемне яшерү максатыннан гына түгел (салым түләмәскә тырышу), контрафакт һәм хәтта куркыныч продукцияне сату белән дә бәйле булырга мөмкин, дип ассызыклый юристлар. Беренчедән, сезгә чек бирмәячәкләр. Димәк, сыйфатсыз товар сатып алу яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү фактын раслау мөмкин булмаячак.
Икенче куркынычы да бар: акчагызның кемгә киткәнен күзәтә алмыйсыз. Аның җинаятьләргә, террорчылыкка катнашы булырга яки ул чит ил агентлары исемлегенә кертелергә мөмкин. Бу фаразны да кире кагарга ярамый.
«Ул чагында сезнең акча күчерүне террорчылык яки җинаятьчел оешмаларны финанслау дип квалификацияләргә мөмкиннәр. Мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Шуңа күрә шикле адресатларга акча күчерүдән тыелырга кирәк», — ди адвокат Александр Зорин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев