Транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан югарырак булмаган очракта ОСАГО кирәкми
ОСАГО полисы машина хуҗалары өчен мәҗбүри документларның берсе санала. Әмма кайбер очракларда Татарстанда яшәүчеләргә аны рәсмиләштермәскә рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Нинди очракларда ОСАГО кирәкми:
- транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан югарырак булмаган очракта;
- транспорт чарасы ЮХИДИда теркәлергә тиешле транспорт чаралары исемлегенә кермәгән очракта;
- транспорт чарасы Россия Кораллы көчләре техникасы булган очракта;
- транспорт чарасы халыкара системаларда иминләштерелгән чит ил автомобиле булган очракта;
- транспорт чарасы җиңел прицеплар категориясенә караган очракта;
- транспорт чарасының классик тәгәрмәчләре булмаган очракта.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев