Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Путин балигъ булмаган балаларга эшләргә рөхсәт итте

Әмма алар бары тик ял көннәрендә яки каникулларда гына эшкә урнаша ала

Россия Президенты Владимир Путин эш бирүчеләргә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне эшкә алырга рөхсәт итә торган законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган, дип яза Татар-информ.

Яңа норма нигезендә, эш бирүчеләр яшүсмерләрне эшкә урнаштыра ала, тик җәйге каникул яки ял көннәрендә генә эшләү өчен. Әгәр хезмәткәргә 15 яшь тулган булса, ул үзе эшкә урнашырга риза булуы турында гариза язарга, әгәр 15 яшькә җитмәгән булса, аның өчен бу гаризаны әти-әнисе язарга тиеш.

2024 елның июлендә мәшгульлек цифрлы платформасы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган балалары булган россиялеләрнең 45 проценты үз балаларының эшләп алуына уңай каравын белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев