Республикада комны законсыз чыгарган өчен компанияне җәзага тартканнар
Кеше һәм закон

Республикада комны законсыз чыгарган өчен компанияне җәзага тартканнар

Суд актының үтәлеше шәһәр прокуратурасы контролендә тора

Татарстан Югары суды Әлмәт районындагы «Чагылтау» җәмгыятенә законсыз ком чыгарган өчен 1,1 млн сумнан артык зыянны капларга йөкләде. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерүе күрсәткәнчә, компания авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге арендага алынган җир кишәрлеген табигый ком чыгару өчен файдаланган. Бу җирнең максатчан билгеләнешенә туры килми иде.

Прокуратура судка әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны түләтүне таләп итеп мөрәҗәгать итте. Әлмәт шәһәр суды дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартты, шуннан соң күзәтчелек ведомствосы карарны шикаять итте.

Татарстанның Югары суды прокуратура таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде. Суд актының үтәлеше шәһәр прокуратурасы контролендә тора.

Вести Татарстан


Нет комментариев