Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Россиядә 1 августтан кайбер пенсионерларның тупланма пенсиясе артачак

Россия Социаль фонды аша тупланма пенсия билгеләнгән гражданнар өчен түләүләр 17,3 процентка артачак

Россиядә 2026 елның 1 августыннан пенсионерларның аерым категорияләре өчен тупланма пенсия буенча түләүләр артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр иткән, дип яза «Шәһри Казан».

Аның сүзләренә караганда, Россия Социаль фонды аша тупланма пенсия билгеләнгән гражданнар өчен түләүләр 17,3 процентка артачак. Ә дәүләтнең уртак финанслау программасында катнашучылар һәм тупланма пенсияләрен ана капиталы акчалары хисабына формалаштырган кешеләр өчен арту 19,3 процент тәшкил итәчәк.

Депутат билгеләп үткәнчә, әлеге үзгәрешләр автоматик рәвештә гамәлгә ашырылачак, яңадан исәпләү өчен гариза бирү таләп ителми.

Шулай ук ул бу индексациянең барлык пенсионерларга да кагылмавын ассызыклады. Аның сүзләренчә, гадәти иминият һәм социаль пенсияләр, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча түләүләр, шулай ук хәрби пенсияләр август аендагы әлеге яңадан исәпләүгә керми.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия