Россиядә 1 февральдән техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде
Яңа кагыйдәләр тарала торган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә гаджетлар гына түгел, шулай ук автомобильләр, мотоцикллар һәм суднолар да керә
Россиядә 1 февральдән техник яктан катлаулы товарларны кире кайтаруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Үзгәрешләр "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон белән каралган, дип яза «Ватаным Татарстан».
Хәзер мондый техниканы кире кайтарганда сатып алучы сатып алганда түләнгән бәя белән шул ук елдагы шундый ук товар бәясе арасындагы аерманы каплауны таләп итәргә хокуклы.
Яңа кагыйдәләр тарала торган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә гаджетлар гына түгел, шулай ук автомобильләр, мотоцикллар һәм суднолар да керә.
Моннан тыш, әгәр дә хокук бозу сатып алучы яки контрагент гаебе белән килеп чыккан һәм яклар арасында тиешле килешү төзелгән булса, җитештерүче штрафка тартылмый.
Шулай ук товарны кире кайтару яки алмаштыруны тоткарлаган өчен неустойка суммасы аның бәясеннән артык була алмый, дип аныклана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев