Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Шәп каршы алынган Яңа ел правасыз калдырган

Судья шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

2025 елдан алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр өчен штраф суммасы 30 мең сумнан, 45 мең сумга кадәр артты. Ләкин бу шоферлар өчен киртә түгел.

Чапшар авылында туып үскән бер райондашыбызны 1 гыйнвар көнне үк алкоголь кулланган килеш ДАИ инспекторлары туктата. Шофердан алкоголь исе килеп торганлыктан, алкоголь кулланганмы, юкмы икәнен тикшерү өчен аңа махсус приборга өрергә, медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим ителә. Ләкин шофер каршы килә. Судта исә әлеге шофер тулысынча үз гаебен таный, 31 декабрь кичендә Яңа елны каршылап аракы эчүен әйтә, ә икенче көнне иртәдән машинасы белән эшкә чыгып китә. Ләкин эшенә ул барып җитә алмый.

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан