Сатып алынган товар куркынычсыз булырга тиеш
Кеше һәм закон

Сатып алынган товар куркынычсыз булырга тиеш

Сатучы кулланучыларның сәламәтлегенә яки милкенә зыян китерергә мөмкин булган продукцияне тәкъдим итәргә тиеш түгел

Хатын-кызларыбыз һәрвакыт матур күренергә тырышалар. Шунлыктан төрле бизәнү әйберләре сатып алу, кибетләрдә озаклап, товарны сайлап алу, чәч ясату, буяту өчен парихмахерскаяларга, төрле матурлык салоннарына йөрүне без гадәти хәл дип кабул итәбез. Әмма матур булам дип кулланылган товар, күрсәтелгән хезмәт сәламәтлеккә зыян салырга тиеш түгел. Шундый очракларның берсе — чәч буявын кулланганнан соң баш тиресе химик пешү алган хатын-кыз нинди хокукларга ия соң?

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, теләсә кайсы товар куллану, саклау, ташу һәм утильләштерү кулланучы өчен тулысынча куркынычсыз булырга тиеш. Ягъни продукция кешенең сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә һәм милеккә зыян китерергә тиеш түгел. Бу таләпләр дәүләт тарафыннан билгеләнә һәм барлык җитештерүчеләр өчен мәҗбүри.  Товар инструкция буенча кулланылган булып та зыян китерсә, бу очракта җитештерүче үз продукциясенең куркынчсызлыгы өчен җавап тота. Ул товарны куллану дәверендә аның иминлеген гарантияләргә тиеш. Әгәр продукция сатып алучының сәламәтлегенә зыян китергән икән, җитештерүче килгән зыянны тулысынча капларга бурычлы. Әмма шуны истә тотарга кирәк, товарны җитештерүче генә түгел, аны сатучы да товар сыйфаты өчен җавап тота, чөнки закон буенча, куркынычсызлыгы расланмаган товарларны сату тыела. Сатучы кулланучыларның сәламәтлегенә яки милкенә зыян китерергә мөмкин булган продукцияне тәкъдим итәргә тиеш түгел. Әгәр мондый факт ачык-ланса, тиешле чаралар күрелә.

Мисалда китерелгән,  күрсәтелгән хезмәт сатып алучыга, кулланучыга зыян китергән икән, иң беренче чиратта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм аннан  алынган белешмәләрне сакларга кирәк. Аннан соң сатучыга яки җитештерүчегә дәгъва белдерергә була. Әгәр тикшерү нәтиҗәсендә товарның сыйфатсыз яки куркыныч булуы расланса, җитештерүче продукцияне сатудан алырга, җитешсезлекләрне бетерергә һәм сатып алучыларга килгән зыянны, шул исәптән дәвалану чыгымнарын, тулысынча капларга тиеш була.

Әгәр товарны инструкция буенча куллану да куркыныч тудыра икән, җитештерүче кичекмәстән аны сатуны туктатырга тиеш. Шулай ук продукцияне кире чакыртып алу һәм сәбәпләрен бетерү чаралары күрелә. Бу — кулланучылар иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев