Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Сөйләшүләр җитди бара

Кауннардан узып булмый

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җитәкчелегендә хокук бозуларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең утырышлары даими узып тора. Комиссия эшен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов алып бара. Утырышта комиссия вәкилләре, мәгариф, социаль тармак, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе хезмәткәрләре катнаша. Һәр эшчәнлек буенча аерым карала, максат-бурычларга ныгытып басым ясала. 

Тыныч кына яшәп яткан районыбызга төрле зыкымнар үтеп керә. Гел көрәшеп торганлыктан гына җәелеп китмәгән эчкечелеккә дә яңалары өстәлеп тора. Сәрхүшлекнең 85-90 проценты күчеп килгән гаиләләрдә күзәтелә икән. Шуңа күрә, Айдар Фоатович җирлекләргә күчеп килергә җыенучыларга карата аеруча да игътибарлы булырга боерды, андый гаиләләрне тирәнтен анализларга кирәк булачак. Аннан соң энергетик дигән эчемлекләр куллануны да җитди тыю сорала — тренерлар, физкультура укытучылары да балаларга аңлату эшләре алып барырга тиеш. Әлеге эчемлек организмга энергия биргән кебек тоела гына, дөреслектә ул организмны сыга, куа, кешене йончыктыра, хәлсезләндерә. 

Наркомания, ВИЧ — кешелекне юк итүче вәхшәт. Боларга каршы көрәш аеруча да кискен булырга тиеш. Электрон сигарет тарталар икән, димәк, наркотик матдәгә тиз бирешүчән була организм. Шуңа электрон сигаретларга каршы көрәш бара, тик әлегә авырдан. 
Җәйге каникуллар бара, балаларны, яшүсмерләрне күздән ычкындырмау шарт, юлларда, су коену урыннарында балалар һәрчак күз уңында булырга тиеш. Бер генә кылынган начар ният тә яшеренеп калырга тиеш түгел, сигнал булырга тиеш. Хәзер полиция хезмәткәрләренең саны аз, шуңа күрә аларга ярдәм итү мәслихәт. Легаль булмаган спиртлы эчемлек сатучылар да гел эзәрлекләнеп торыла, шөкер, начар аракы белән агулану очраклары юк. Әмма бу җитәкчене тынычландырмады — туйларда хәзер көмешкә кую очраклары бар, бу булырга тиеш түгел, тикшерегез, андый кафе, ресторан хуҗаларын җавапка тартырга кирәк, ди ул. 

Балалар белән эшләү җитмәгәнлеге ачык күренә. Кайсы бала талантлы, эш шуңа йөкләнә һәм ул бала тырыша, уңышка ирешә. Бер баланың бер елда унике олимпиадада катнашуы, мәсәлән, шуңа ишарә. Балалар белән шөгыльләнергә кирәк, бүтәннәр дә тырышсын, тәртипсезләнергә вакытлары калмасын. Аннан соң, балалар белән бергә хәзерге заманның әти-әниләрен дә тәрбияләү сорала.

Питбайклар алу модада, тик истән чыгармыйк, һәр алынган питбайк исәпкә алыначак.

Яшьләр кич чыкканчы мәдәният йортлары ябыла. Яшь чакта таңга чаклы биләм кирәк. Бөтенесенә булмаса да, күбесенә шулай. Шуңа да яшьлек инде ул, бер генә килә торган чор. Башкарма комитет дискотекаларны озаграк үткәрү мәсьәләсен карый башлады, тик уйлап бетерәселәре бар әле. Ул уңай чишелеш табар, кайчандыр гөрләгән дискотекалар уты янәдән соңга чаклы кабыныр дигән ышаныч бар. 

Комиссиянең эше киңкырлы һәм күп, җаваплы, четерекле. Рейдларга да көндез дә, кич тә, төнлә дә чыгалар. Начар тәртибе белән учетта торганнарны исәптән төшергәч тә күз уңыннан югалтмаска кирәк дигән фикердә Айдар Фоатович, «исәптән төшкәч аның белән мәдәният, спорт, яшьләр эшләре бүлеге, җирле үзидарә һәм башка оешмалар шөгыльләнергә тиеш», ди ул.

Айдар Хәйретдиновның сүзләре урынлы, яшәү нормаларыннан читләшмәсен өчен баланы туры юлдан тайпылдырмас дәрәҗәдә эшчәнлек алып барырга кирәк. Җиңел тормышта үсмәгән балалар бар, аларга дөрес юл күрсәтүче юк, андый чакта дөрес юлны мәктәп, җәмәгатьчелек оешмалары күрсәтә. Әгәр кул селтисең икән, бала шәхес булып формалаша алмаячак. «Катлаулы вәзгыятьләр һәркемгә дә кагылырга мөмкин, шуңа күрә тәрбия мәсьәләсенә берәү дә битараф карамасын иде. Без бөтенебез дә тәртип өчен җавап бирә торган кешеләр. Хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк балаларга. Һәркем үз җирлегендә тәртип булсын өчен өлешен кертә ала, хәтта башка гаиләдәге тәртипне дә үзгәртә ала», диде Айдар Фоатович утырыш эшен төгәлләп.

Әле сүгенү сүзләре турында әйтелмәде биредә, менә анысы бик яман. Бишектәге бәбәең дә сүгенә башламагае болайрак булса. Сүгенгән кешедән дә ямьсез кеше юк дисәң, мәктәп баласына кадәр, киресенчә, матур, клево бит, ди. Ул "клево"лар кая илтер, билгесез... Телефон да бар әле тагын, тик анысына һич чара юк, телефонда утыруның чиге-чамасы юк бугай инде ул.

Югарыда язылган тәртипсезлек алымнары җәмгыятьне тамырдан черетә, кешенең аңын томалый, холкын үзгәртә. Аннан инде, матур гына яшәп ятканда каян килә килә бу адәми затларда ямьсез күренешләр, рәхимсезлек дибез... Бар да үзебезнеке, зыян күрүчесе дә, зыян салучысы да. Барысы да кадерле, әмма кауннардан узып булмый, кылган гамәлең өчен җавап бирәсе. Шуңа күрә үз кадеребезне бетермик, бер-беребезне тәртипсез гамәлләрдән саклыйк, бер-беребезне төзәтик, тыеп калыйк, син көчсез, дип, начар адымнарга этәрмик, тыю да, тыелу да — матур гадәт, түбәнчелек түгел ул. Хәзерге заманда көч акыллы булуда, дөрес яшәүдә. Акыллы кешеләр ярдәмчел дә булалар, хәлеңә дә керәләр. Әхлаклы, тәрбияле булып яшәргә, чыннан да, омтылырга кирәк безгә. Комиссиянең эше дә нәкъ менә тәртипсезлекләрне булдырмауга, акыл белән, уйлап эш итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш