Сорагыз — җавап бирәбез
Барлык товарларны да кире тапшырып, акчасын алып булмый
Кайбер кешеләр, озак уйлап тормыйча, товар сатып алалар да, аның кирәк булмавына инанып, кире кибеткә илтеп, акчасын кайтаруны сорыйлар. Әмма барлык товарларны да кире тапшырып, акчасын алып булмый.
Әңгәмәдәшебез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллина.
Хәзер тән температурасын үлчи торган градусниклар бик күп төрле. Бигрәк тә кечкенә балалар өчен уңайлы булганнары бар, шуларның берсе — соска-термометр. Имезлек рәвешендәге градусникны бала авызына каптырып, бер минут тотарга кирәк. Балалары чирләгәч, бер ата-ана шундый термометрны сатып алган, әмма кулланмыйча, кире китереп, акчаларын кайтаруларын сораган. Даруханә хезмәткәрләре исә товарны кире алмаганнар. Алар хаклымы?
— Россия Хөкүмәтенең 2463нче карары нигезендә, медицина эшләнмәләре, кораллары, җиһазлары, материаллары һәм бу өлкәдә кулланыла торган башка барлык товарлар кире кайтарылмый һәм алыштырылмый. Шуңа күрә бу очракта даруханә хезмәткәрләренең соска-термометрны кире алмаулары закон кысаларына туры килә.
Бер ханым шалтыратты, күзлек сатып алган, әмма икенче көнне аның колакчасы төшкән. Ул югалып калган, чөнки салонда «Кире кабул ителми» дигән игълан эленеп тора икән, өстәвенә чек та алмаган. Ә бу очракта нишләргә?
— Дөрес, медицина товарлары һәм эшләнмәләре исемлегенә кертелгәнгә, күзлек кире кабул ителергә һәм алыштырылырга тиеш түгел. Тик "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның 4 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, сатучы сыйфатлы товар сатарга тиеш. Ә күзлектә җитешсезлек бар, чекның булмавын да акчаны кайтармау өчен сәбәп итеп күрсәтү дөрес түгел.
Шулай итеп, бу кулланучыга акчасы кире кайтарылырга тиеш.
Сорауларыгыз булса, Арча территориаль органының «кайнар линиясе»нә дүшәмбе — пәңҗешәмбе көннәрендә — 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 8.00-16.45 сәг., 2-44-03 (Балтач), 8(84366) 3-28-93 (Арча) номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Сатып алынган бижутерияне кире кайтарып буламы?
Безнең күбебез бүләк сатып алганнан соң өметләрнең акламаганын аңлыйбыз. Бу бигрәк тә бижутериядән эшләнгән бизәнү әйберләренә кагыла. Бу очракта нишләргә? Бизәнү әйберләрен кире кибеткә кайтарып буламы?
— Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә, кыйммәтле материаллардан, металллардан һәм ташлардан эшләнмәгән бижутериягә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кагылмый. Бу, мондый эшләнмәләр гомуми кагыйдәләр буенча кире кайтарылырга тиеш дигәнне аңлата.
Бижутерия эшләнмәләрен кире кайтаруны җайга салучы төп нигезләмәләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 маддәсендә язылган. Әлеге маддә нигезендә, әгәр товар кулланылышта булмаса һәм үзенең товар кыяфәтен, куллану үзенчәлекләрен, пломбаларын югалтмаса, фабрика ярлыкларын һәм сатып алуны раслый торган кирәкле документлар сак-ланган булса, кулланучы, товарны сатып алганнан соң 14 көн эчендә аны алмаштырырга яки кире кайтарырга хокуклы.
Шулай итеп, әгәр бижутерия эшләнмәләренең бизәге, зурлыгы яки стиле буенча сезгә туры килмәсә, сез аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә кибеткә кире кайтара аласыз. Иң мөһиме — эшләнмәләрнең пломбалары һәм фабрика ярлыклары сакланган һәм кулыгызда касса чегы яисә түләүне раслый торган башка документ булу зарур.
Әмма шуны истә тотарга кирәк, әгәр бижутерия эшләнмәсе кулланылган яки зыян күргән икән, кибет аны кире алудан баш тартырга мөмкин. Шуңа күрә товарны кире кайтарыр алдыннан, алда санап киткән таләпләрнең үтәлүенә инаныгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев