Срогы чыккан продукция саткан өчен автомат рәвештә штрафка тартачаклар
Маркировка системасы, рөхсәт режимын урап узып, срогы чыккан товарны кассада сату фактын теркәячәк
Россиядә 1 сентябрьдән маркировкалы срогы чыккан товарлар саткан өчен кибетләргә автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар. «Гадел билге» дәүләт маркировка системасы операторы – Перспектив технологияләрне үстерү үзәге директорлар советы рәисе Михаил Дубин шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Яңа система, беренче чиратта, яраклылык срогы билгеләнгән товар категорияләренә, барыннан да элек азык-төлек продуктларына кагылачак. Автомат штрафлар мондый категориядәге срогы чыккан продукцияне сатуның барлык очракларында да кулланылыр дип көтелә.
Штрафларны автомат рәвештә билгеләү механизмын эшләү узган ел ук башланды. Аның эш принцибы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасына охшаш.
Маркировка системасы, рөхсәт режимын урап узып, срогы чыккан товарны кассада сату фактын теркәячәк. Шуннан соң автомат рәвештә закон бозу турында карар проекты формалаштырыла, аны имзалау өчен контроль органына җибәрәләр. Аннары документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында оешманың шәхси кабинетына килә, шуннан соң закон бозучыга штраф билгелиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев