СВО ветераннарын Татарстан хокук саклау органнарына хезмәткә чакырдылар
Әгәр СВО катнашучысы – кандидат урта махсус яки югары белемгә ия булса, ул инде офицерлар составы вазыйфасына дәгъва итә ала
Хәзерге вакытта Татарстанның хокук саклау органнарында биш меңгә якын вакансия бар. Аларның бер өлеше бүген Казанда узган махсуслаштырылган ярминкәдә СВОда катнашучыларга тәкъдим ителде.
"ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы СВОның элеккеге катнашучылары өчен киң спектрлы белгечлекләр тәкъдим итә. Бу җинаять эзләү оперуполномоченныйлары, тикшерүчеләр, сорау алучылар, полиция-машина йөртүчеләр, полиция-кинологлар, вакытлыча тоту изоляторлары хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте вазифалары. Безнең төп таләпләр – тулы урта белем булу. Кандидатлар урта һәм кече җитәкчелек составы вазыйфаларына, сержант вазыйфаларына билгеләнергә мөмкин. Әгәр СВО катнашучысы – кандидат урта махсус яки югары белемгә ия булса, ул инде офицерлар составы вазыйфасына дәгъва итә ала», – дип хәбәр итте журналистларга Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Александр Федотов.
Аның сүзләренчә, хокук саклау органнарында пилотсыз системалар һәм квадрокоптерлар кулланыла торган махсус бүлекчәләр бар. Алар массакүләм чаралар һәм оператив-эзләү гамәлләре үткәргәндә кулланыла. Теләк белдерүчеләрнең киләчәктә шундый югары технологияле техника белән эшләү мөмкинлеге бар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев