Район эчке эшләр бүлегендә җәмәгать советының чираттагы утырышы узды.
Җәмәгать оешмалары кирәкме-юкмы? Алар нинди файда китерә? Район эчке эшләр бүлеге каршындагы Җәмәгать советы утырышында шушы сораулар һәм аларга җаваплар яңгырады. Чара ахырында һәр совет әгъзасына таныклыклар тапшырылды.
2013 елда Балтач районы эчке эшләр бүлегендә җәмәгать Советы булдырылды. Советның төп максаты полициянең бистә һәм район халкы белән бердәм эшләвенә ирешү. Бүгенге көндә совет 12 кешелек составта эшчәнлек алып бара. Советның рәисе - Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев, урынбасары - Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева, секретаре Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова, әгъзалары Рәмзил Насыйбуллин, Зөлфирә Камалова, Рамил Бикбаев, Виталий Камаев, Гөлйөзем Мәннапова, Илдар Насыйбуллин, Гөлзидә Газизуллина. Совет эчкечелеккә, наркоманиягә каршы, спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, караучысыз, күзәтүсез калган балалар белән эшләү, полиция хезмәткәрләренең рухи-әхлакый, мәдәни-эстетик тәрбиялелеген күтәрүгә булышлык итү, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча зур эш алып бара.
- Полициягә ярдәм күрсәтеп, без үзебезгә булышабыз. Хокук бозулар, ямьсез күренешләр никадәр азрак икән, тормышыбыз да шулкадәр ямьлерәк һәм тынычрак булачак, - диде җәмәгать советы рәисе Сәйдәш Нурмиев.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев