Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү турында
Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына әлеге муниципаль берәмлекләрнең чикләрен тәкъдим ителә торган итеп үзгәртү буенча фикерләрен җиткерергә тәкъдим итәргә
| РЕШЕНИЕ 11 сентябрь 2025 ел |
| КАРАР № 343
|
«Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Балтач район Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Балтач шәһәр тибындагы поселогы», «Норма авыл җирлеге», «Сосна авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең чикләрен кушымтада бирелгән карта-схема нигезендә үзгәртү инициативасы белән чыгарга.
2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына әлеге муниципаль берәмлекләрнең чикләрен тәкъдим ителә торган итеп үзгәртү буенча фикерләрен җиткерергә тәкъдим итәргә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru), «ХЕЗМӘТ» басма-редакция газетасында, Балтач муниципаль районының рәсми сайтында (http://baltasi.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр җирлеге, Норма һәм Сосна авыл җирлекләренең мәгълүмат стендларында урнаштырырга тиеш.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.
Балтач муниципаль район Башлыгы, Балтач район Советы рәисе
Р.Р.Нотфуллин
Татарстан Республикасы
Балтач район Советының
2025 елның 11 сентябрендәге
343 номерлы карарына
кушымта
КАРТА-СХЕМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев