Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстан Республикасында 100 гә якын педагог пенсиягә вакытыннан алда чыкты

2023 елдан башлап һәм алга таба вакытыннан алда иминият пенсиясе стаж туплау датасыннан соң 5 ел узгач билгеләнә

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан мәгариф өлкәсендә эшләүче 100 гә якын хезмәткәргә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнгән. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына мәгариф  учреждениеләрендә эшләп, 25 еллык (2025 елдан - 30)  махсус стаж  һәм тиешле санда пенсия коэффициентлары туплаган  хезмәткәрләр ия.

       

Иминият пенсиясен билгеләү срогы  таләп ителә торган тиешле хезмәт стажы  туплау датасына турыдан-туры бәйле. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда кирәкле стаж тутырган педагоглар пенсия алу хокукын 2024 елда гамәлгә ашырды.

 

2023 елдан башлап һәм алга таба вакытыннан алда иминият пенсиясе стаж туплау датасыннан соң 5 ел узгач билгеләнә. Пенсиянең үз вакытында билгеләнүен тәэмин итү өчен, документларны алдан бәяләү үткәрү һәм шәхси  счет мәгълүматларының тулылыгына инану максатында,  Социаль Фондның клиент хезмәтләренә алдан ук мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

       

Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин барлык укытучыларны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

       

«Укытучылар көнендә сезгә шәхсән үзем һәм Татарстан Республикасы Социаль фонды хезмәткәрләре исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлап,  зур рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Авыр, шул ук вакытта җаваплы  эшегез  канәгатьлек китерсен, ә укучыларның бәхетле карашлары иң кадерле бүләк булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев