Кеше һәм закон

Татарстан сәүдә нокталарында кредит бирү буенча 21нче урында

Әле бер ел элек кенә республикада сәүдә нокталарында сатып алуларга кредитларның уртача срогы 12,9 ай тәшкил иткән

Татарстан халкы турыдан-туры кибетләрдә рәсмиләштерелгән кредитларны озаграк түли башлады. Агымдагы елның мартында мондый займнарның уртача срогы 16 айдан артыкка җиткән — бу алдагы елга караганда чиреккә күбрәк.

Татарстан бу күрсәткеч буенча Россия төбәкләре арасында 21 нче урынны алды. Әле бер ел элек кенә республикада сәүдә нокталарында сатып алуларга кредитларның уртача срогы 12,9 ай тәшкил иткән.

Тулаем ил буенча күрсәткеч үсә һәм быелның мартында 16,1 айга җитте – бу 2024 елның августыннан максимум. Үсеш инде дүртенче ай рәттән дәвам итә.

Реальное время

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев