Бүгенге көндә республикада 150 гә якын компания Хәләл-стандартлар буенча сертификация узган
Татарстан хәләл продукция экспорты күләмен сизелерлек арттырды. 2025 елда экспорт 45 миллион доллар тәшкил иткән, бу алдагы ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк, дип яза ТАСС.
Бу экспортның төп өлешен кондитер эшләнмәләре тәшкил итә, аларның өлешенә гомуми күләмнең 80% ка якыны туры килә.
Әгәр 2024 елда республика 14 миллион долларлык хәләл продукция куйган булса, 2023 елда күрсәткеч тагын да түбәнрәк — 11 миллионга якын иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан бу сегментны актив үстерүен дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 150 гә якын компания Хәләл-стандартлар буенча сертификация узган. Татарстан җитештерүчеләренең продукциясенә БДБ илләрендә генә түгел, Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарларында да ихтыяҗ зур.
Нет комментариев