Татарстанда 2000нән артык күп балалы әни пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2026 елда вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен күп балалы анага кимендә 15 ел иминият стажы тупларга һәм 30 пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы файдаланды.
«Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан тәрбиягә алынган балаларны сигез яшькә кадәр тәрбияләүче хатын-кызлар да файдалана ала. Кануннар нигезендә вакытыннан алда пенсиягә чыгуның түбәндәге яшь чикләре билгеләнде: биш һәм аннан да күбрәк балалы хатын-кызлар — 50 яшьтән, дүрт бала белән — 56 яшьтән, өч бала белән — 57 яшьтән лаеклы ялга чыга ала», — диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2026 елда вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен күп балалы анага кимендә 15 ел иминият стажы тупларга һәм 30 пенсия коэффициенты (ИПК) җыярга кирәк. ИПК санаганда, балаларны тәрбияләү чоры календарь ел исәбеннән исәпкә алына: беренче бала өчен −1,8 балл, икенчесенә — 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен 5,4 балл исәпләнә.
2026 елдан закон барлык балаларны карау чорларын иминият стажына кертүне күздә тота, бу биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең пенсияләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бала карау чорларын иминият стажына кертү өчен әлеге периодларга кадәр һәм аннан соңгы чорда хатын-кызның иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән хезмәт чорлары булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев