Татарстанда 2026-2030 елларга конкуренцияне үстерү планын расладылар
Тиешле боерыкка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды
Татарстанда товар базарлары исемлеген һәм 2026-2030 елларга Республикада конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча чаралар планын расладылар. Тиешле боерыкка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Өстенлекле юнәлешләр арасында авыл хуҗалыгы, телекоммуникацияләр, медицина хезмәтләре, дару препаратларын ваклап сату, транспорт белән ташу, файдалы казылмалар чыгару, шулай ук азык-төлек сәүдәсе, кунакханә хезмәтләре һәм җәмәгать туклануы базарлары бар.
Чаралар республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Алар ел саен 20 декабрьгә кадәр Татарстан Икътисад министрлыгына планның үтәлеше турында хисап тапшырырга тиеш.
Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Икътисад министрлыгына йөкләнгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев