Татарстанда 2030 елга кадәр бизнес өчен шартларны яхшырту планын расладылар
Республикада шулай ук бизнесны инфраструктурага тоташтыруны тизләтергә уйлыйлар
Татарстанда бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән «Юл картасын» расладылар. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов административ процедураларны гадиләштерүгә һәм эшмәкәрләр өчен срокларны кыскартуга юнәлдерелгән программаны гамәлгә кертү турында хәбәр итеп, тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Документ нигезендә, 2030 елга төзелешкә рөхсәт алуның уртача вакытын 48,8 көнгә кадәр киметү планлаштырыла (хәзер – 51,34 көн). Рөхсәт документларын алу өчен процедуралар санын 5,24 кә кадәр киметергә телиләр (2026 елда – 6,08). Шулай ук милек хокукларын теркәүнең уртача вакытын хәзерге 2,87 көнгә каршы 2,79 көнгә кадәр киметү күздә тотыла.
Республикада шулай ук бизнесны инфраструктурага тоташтыруны тизләтергә уйлыйлар. Электр челтәрләренә тоташу срогын – 36,75 көннән 36,64 көнгә, газ челтәрләренә – 68,93 көннән 66,89 көнгә кадәр кыскарту планлаштырыла, су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына тоташтыру буенча да шундый ук эш каралган.
Аерым юнәлештә кадастр исәбенә кую срокларын кыскарту билгеләнгән – 8,17 эш көненнән 13,76 эш көненә кадәр. Моннан тыш, төбәктә хакимият органнары, хокук саклау структуралары һәм монополияләр тарафыннан эшмәкәрләргә нигезсез басым очракларын нульгә төшерү нияте турында белдерделәр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев