Татарстанда җинаятьчеләрне тоту өчен йөзләрне танып белүнең бердәм системасы булдырылачак
Яңа платформа бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә тиеш
Татарстан югары технологияләр ярдәмендә иминлекне көчәйтәчәк. Республика буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов Дәүләт Советы утырышында шәхесләрне танып белү функциясе белән бердәм интеграцион видеокүзәтү платформасын булдыру планнары турында хәбәр итте. Аңа акрынлап төрле җәмәгать урыннарыннан камералар кертеләчәк.
Министр сүзләренчә, бу җинаятьчелеккә каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә ярдәм итәчәк, бигрәк тә полиция хезмәткәрләре җитмәгәндә.
Хәзер куркынычсызлык нигезе булып «Куркынычсыз шәһәр» комплексы кала. Аңа инде җәмәгать урыннарында һәм күп фатирлы йортларда 45 меңнән артык камера керә. Узган ел гына да алар ярдәмендә 300дән артык җинаять ачылган. Яңа платформа бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә тиеш.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев