Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен штрафлар кертергә мөмкиннәр
Вазыйфаи затларга — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә — 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә
Татарстанда инвалидлар өчен эш урыннарын резервлау тәртибен бозган өчен эш бирүчеләргә штрафлар кертергә планлаштыралар.
Төбәк законнарына үзгәрешләр проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Төзәтмәләрне административ хокук бозулар турында ТР Кодексына кертергә тәкъдим итәләр. Эшләрнең аерым төрләрен резервлау бурычын үтәмәгән өчен, шулай ук резервланган урыннарга эшкә урнашудан нигезсез баш тарткан өчен җәза яный.
Вазыйфаи затларга — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә — 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев