Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда исерек килеш йөргән өчен 3 меңнән артык машина йөртүчегә җәза бирелгән

2025 елда суд тарафыннан 364 авто конфискацияләнгән

Алкоголь яки наркотиклар аркасында Татарстанда ел башыннан бирле 32 авария булган. Аларда 47 кеше яраланган, ә 14 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Исерек килеш руль артына утырган өчен өч меңнән артык татарстанлы җаваплылыкка тартылды. Гарипов искәрткәнчә, штраф 45 мең сум тәшкил итә яки машина йөртү таныклыгыннан ике елга кадәр мәхрүм итү. Ә кабат бозган очракта җинаять җаваплылыгы һәм машинаны конфискацияләү мөмкин. 2025 елда суд тарафыннан 364 авто конфискацияләнгән.

Спикер билгеләп үткәнчә, мондый зур резонанслы юл-транспорт һәлакәтләренең берсе апрель аенда Әлки районында җиңел машина белән трактор бәрелешкән. Биш кеше һәлак була: ике машина йөртүче һәм өч пассажир.

- Исерек шоферның кайда килеп чыгасын беркем дә белә алмый, - диде Гарипов.

Шуңа күрә яшәүчеләрне бу хакта хәбәр итәргә сорыйлар, ә хокук саклаучылар аларны инде юлдан алачак. Иң яхшы карар исерек кешене руль артына кертмәс өчен машина ачкычларын алу булачак.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев