Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда кече суднолар белән булган һәлакәтләрдә 9 кеше һәлак булган инде

Быел республика территориясендә кече суднолар катнашында 7 һәлакәт теркәлгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе  хезмәткәрләре транспорт прокуроры һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән бергә Идел акваториясендә зур рейд үткәрделәр.

- Чираттагы профилактик чаралар пассажирлар йөртү буенча легаль булмаган коммерция хезмәтләре күрсәтүче затларны, шулай ук судно йөртү кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән, - дип аңлатты татар транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев.

Быел республика территориясендә кече суднолар катнашында 7 һәлакәт теркәлгән. 9 кеше һәлак булды, дип статистика белән уртаклашты ул.

Рейдлар нәтиҗәләре – штраф санкцияләрен күздә тоткан 34 карар язылган. 13 кече судно штрафстоянкага җибәрелгән.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев