Татарстанда кулланылган машиналар өчен ОСАГО бәясе исәпләнгән
«Согласие» иминият компаниясе белгечләре «Авито Авто» белән берлектә тикшерү үткәреп, Татарстанның икенчел базарындагы иң популяр машиналар өчен ОСАГО полисының бәясен ачыклаган, дип хәбәр итә иминият компаниясенең матбугат хезмәте
Бирелгән мәгълүматлар буенча, Lada Granta, Volkswagen Polo, Kia Rio, Skoda Rapid һәм Kia Picanto өчен полис бәясе якынча 6,9 мең сум тәшкил итә. Исәпләүләр 30 яшьтән өлкән, 10 елдан артык стажлы, авариясез йөртүчеләр өчен үткәрелгән. Иң популяр двигатель модификацияләре булган машиналар исәпкә алынган.
Lada Priora, Hyundai Solaris һәм Mazda 3 өчен ОСАГО якынча 7,6 мең сумга төшәчәк. Ford Focus, Skoda Octavia һәм Ford Fiesta өчен – 8,8 мең сум. Сайлап алынганнар арасында иң кыйммәте BMW 1 сериясе өчен полис булган – 10,1 мең сум.
Компаниянең андеррайтинг һәм продуктлар белән идарә итү департаменты директоры урынбасары Дмитрий Соколов аңлатуынча, ОСАГО буенча иминият взносы Россия Банкы формуласы буенча исәпләнә һәм база тарифына һәм төзәтү коэффициентларына бәйле: территориаль, йөртүченең яше һәм стажы, машинаның егәрлеге һәм иминият тарихы (КБМ). Мондый алым реаль рискларга карап йөкләмәне гадел бүләргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә регулятор тарафыннан билгеләнгән территориаль коэффициент бәядәге аерманы аңлата. Мәсәлән, Татарстанда Lada Vesta өчен ОСАГО якынча 7,6 мең сумга төшсә, Крыымда – 2,8 мең сумга төшә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев