Татарстанда күп балалы гаилә көнен гамәлгә кертергә җыеналар
Кеше һәм закон

Татарстанда күп балалы гаилә көнен гамәлгә кертергә җыеналар

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россиядә Гаиләнең унъеллыгын уздыруны тәкъдим иткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бу җәһәттән указы проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».

Күпбалалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтү күздә тотыла. Документта әйтелгәнчә, гаиләнең дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдәге мөһим роленнән чыгып, шулай ук күпбалалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максатын күздә тотып истәлекле датаны гамәлгә куярга кирәк. Моңа кадәр Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россиядә Гаиләнең унъеллыгын уздыруны тәкъдим иткән.

Ватаным Татарстан


Кеше хокуклары

Нет комментариев