Татарстанда минималь куллану бюджеты 28 мең сумны тәшкил иткән
Агымдагы елның II кварталында республикада минималь куллану бюджеты 28 160 сум дәрәҗәсендә расланган
Татарстанда 2025 елның IV кварталына минималь куллану бюджеты күләмен арттырдылар – ул 27 994 сум тәшкил итте. Бу алдагы күрсәткеч белән чагыштырганда 600 сумга күбрәк. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Чагыштыру өчен, агымдагы елның II кварталында республикада минималь куллану бюджеты 28 160 сум дәрәҗәсендә расланган.
Минималь куллану бюджеты – кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе. Күрсәткечне халыкның тормыш дәрәҗәсен бәяләү, бюджетны планлаштыру һәм хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) нигезләү өчен кулланалар.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев