Татарстанда пилотсыз авиация үзәкләрен булдыруга 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр
Акчалар үзәкләрне пилотсыз авиация системаларын, шулай ук аларның компонентларын һәм комплектлаучы детальләрен эшләү, сынау һәм җитештерү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк
Татарстанда пилотсыз авиация системалары өлкәсендә компетенцияләрне сынау һәм үстерү өчен фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыруга 2 млрд сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Финанслауның гомуми күләме 2.019.216, 2 мең сум тәшкил итәчәк, шуның 1.474.027, 8 мең сумы федераль бюджеттан субсидия рәвешендә, ә 545.188, 4 мең сумы республика бюджеты хисабына биреләчәк.
Акчалар үзәкләрне пилотсыз авиация системаларын, шулай ук аларның компонентларын һәм комплектлаучы детальләрен эшләү, сынау һәм җитештерү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Проект «Пилотсыз авиация системалары» милли проектының «Пилотсыз авиация системаларын һәм аларның комплектлау өлешләрен эшләү, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Чыгымнар җиһазлар китерүне, эшләтеп җибәрү эшләрен үз эченә ала.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев