Татарстанлы интернет челтәрендә бер кыз белән танышып, миллион сумнан мәхрүм булган
34 яшьлек ир-ат сүзләренчә, яңа танышы хат алышуда аңа пассив керем алу өчен инвестицияләү белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән
Түбән Камада яшәүче социаль челтәрләрдә бер кыз белән танышып, 2,3 миллион сумнан мәхрүм калган. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
34 яшьлек ир-ат сүзләренчә, яңа танышы хат алышуда аңа пассив керем алу өчен инвестицияләү белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Аннары әңгәмәгә «финанс консультантлары» кушылган. Түбән Камалы аларның киңәше буенча мобильникка инвестиция кушымтасы урнаштырган һәм «кураторлар» тәкъдим иткән реквизитларга беренчел взнос керткән. Бер ай эчендә шәһәр кешесе «криптовалюта сатып алып» барлык акчаларын һәм кредит акчаларын күчергән. Шул ук вакытта мошенниклар, кушымтаның шәхси кабинетында баланс үсешен күрсәтеп, уңышлы сәүдә эшчәнлеген имитацияләгәннәр.
Әмма акча чыгарырга тырышканда сәүдә мәйданчыгына техник ярдәм күрсәтү «финанс агымын ачу» өчен тагын 740 мең сум кертергә таләп итте. Түбәнкамалы баш тарткан. Моңа җавап итеп җинаятьчеләр аңа психологик басым ясарга тырышып караганнар, ә аннары бөтенләй язышуны бетергәннәр, чатларга керү мөмкинлеген чикләгәннәр.
Новости Татарстана- ТатарстанДа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев