«Татэнергосбыт» күп балалы гаиләләргә ташламалар турында искәртте
«Күп балалы гаиләләр, куллану күләмнәренә карамастан, электр энергиясен беренче диапазон бәясеннән файдаланалар
Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр, электр энергиясен куллану күләменә карамастан, кулланылган ресурслар өчен беренче диапазон бәясеннән түлиләр.
Бу хакта бүген «Татэнергосбыт» АҖ матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га хәбәр иттеләр дип яза Ватаным Татарстан.
"Күп балалы гаиләләр, куллану күләмнәренә карамастан, электр энергиясен беренче диапазон бәясеннән файдаланалар. Моның өчен гаиләләргә күп балалы гаилә таныклыгын "Татэнергосбыт"ка җибәрергә кирәк. 2026 елның гыйнварында күп балалы гаилә таныклыгын 1074 кулланучы биргән", — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Югары диапазонга эләкмәс өчен, татарстанлыларга ай саен һәм 25енә кадәр исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырырга, пломбалар өзелү, исәпкә алу приборлары эшенә тиешсезгә кагылмаска һәм электр җиһазларын рөхсәтсез тоташтыру очракларына юл куймаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев