Түбән Кама районында күп балалы гаиләләр өчен җиргә чиратны бетерделәр
Бүгенге көндә җир тиешле барлык гаиләләр дә диярлек кишәрлекләр белән тәэмин ителгән
Бушлай участокка хокуклы күп балалы гаиләләрнең барысы да диярлек җир алган инде. Чиратта участок сайлый торган ике гаилә генә калды. Бу хакта үзенең «Макс» каналында Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Бүгенге көндә җир тиешле барлык гаиләләр дә диярлек кишәрлекләр белән тәэмин ителгән. Исемлектә ике кеше генә калды – алар әлегә үз участогын сайлыйлар.
Моннан соң күп балалы гаиләләр еллар буе көтмәячәк. Исәпкә куелган саен җирне оператив рәвештә бирәчәкләр.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча районда кишәрлекләрне 4 691 гаилә алды. Соңгы ике елда гына да җирне 856 гаилә рәсмиләштергән.
НТР24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев