Вакытында түләнмәгән штраф ирекне дә чикли
Бүгенге көндә административ хокук бозу очраклары даими күзәтелә торган хәл.
Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына туры китереп, һәр тәртип бозу очрагы буенча беркетмә төзелә һәм инде тиешле органнар бу тәртип бозу очрагы буенча чара күрәләр, ягъни законда каралган җәза билгелиләр. Карар нигезендә билгеләнгән һәр административ җәзаның ничек, кайда, нинди вакыт эчендә үтәлергә тиешлеге Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексында тәгаенләп язылган һәм административ җәзага тартылган затка бу тәртипләр тиешенчә аңлатыла.
Кодексның 32.2 маддәсе нигезендә штраф, штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Ягъни, административ җәзага тартылган зат, шул карарны кулына алганнан соң ул ун көн эчендә законлы көченә керә (әгәр ул карарга карата шикаятъ язылмаса) һәм шул көннән башлап алт-мыш көн санала башлый.
Әгәр, административ җәзага тартылган зат законда билгеләнгән вакыт эчендә (алтмыш кон) штрафны түләми икән, бу аерым административ хокук бозу булып санала. Аңа карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә түләнмәгән штрафны ике тапкырга арттырып кабат штраф салу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирү, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ сак астына алудан гыйбарәт. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, штрафны вакытында түләмәгән өчен кабат җәза билгеләү, түләнмичә калган штрафны түләүдән азат итми.
Әгәр түләнмәгән штраф-ның суммасы зур булмаса, кабат ике күләмдә штраф салу бәлки зур җәза булып күренмәс тә, ә менә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен салынган кырык биш мең сум штраф түләнмәсә, бу инде зур суммага килеп чыга.
Балтач районы җәмәгать судьясы тарафыннан штраф-ны вакытында түләмәгән өчен 2023 елда — 408, 2024 елда 268 беркетмә каралды. Алар арасында иң күбесе — транспорт белән идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар, андыйлар 2024 елда — 250, 2023 елда — 380. Алар каралган беркетмәләрнең 93,2 (2023 елда 93,1) процентын тәшкил итә.
2024 елда штрафны вакытында түләмәгән өчен 150 беркетмә буенча кабат икеләтә күләмдә штраф салынып, аның гомуми суммасы 189600 сумны тәшкил итте.
Үткән ел җәмәгать судьясы тарафыннан штрафларны вакытында түләмәгән өчен төзелгән 89 беркетмә буенча барлыгы 1815 сәгать мәҗбүри эш, 27 беркетмә буенча административ сак астына алу билгеләнде.
Штрафны вакытында түләмәгән өчен җәза билгеләгәндә суд штраф түләмәүченең матди һәм гаилә хәлен исәпкә ала, нинди сәбәпләр аркасында штраф түләнмичә калганлыгын ачыклый, җәза билгеләнгәндә болар барысы да исәпкә алына.
Беркетмәләрне караганда штраф түләмәүчеләр тарафыннан иң еш әйтелә торган сәбәпләрнең берсе — түләргә оныту, кайберләре госуслугига килмәде, белмәдем, ди.
Юлда йөрү кагыйдә-ләрен бозуны автомат рәвештә теркәүче камералар нәтиҗәсендә төзелгән 8 беркетмә буенча штрафын түләмәүче райондашыбызга, штраф түләүне оныту 12 мең сумга төште. Бу әле түләнмичә калган штрафлардан тыш.
Икенче райондашыбызга 9 штрафын түләргә «оныткан» өчен барлыгы 220 сәгать күләмендә мәҗбүри эш башкарырга туры киләчәк. Ә менә 3 штрафын түләргә оныткан егеткә барлыгы 30 тәүлек административ кулга алу билгеләнде. 2023 елда штрафларын сансызларча түләмичә, җиңел машинада элдерткән егеткә 57 беркетмә буенча 1140 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде.
Хокукый җәмгыятьтә бер генә тәртип бозу очрагы да тиешле җәзасын алмыйча кала алмый. Бу тәртип бозган өчен җәзаның котылгысызлык принципы, ә законда каралган вакытта штрафны түләмәү — бу административ тәртип бозу.
Шуңа күрә вакытында түләнмәгән штрафларны мәҗбүри эзләтү өстендә суд приставлары эшли. Аларга суд карарларын яки вазифаи затлар чыгарган карарларны мәҗбүри рәвештә үтәтү өчен дәүләт тарафыннан киң хокуклар бирелгән.
Заманча технологияләр киң кулланышта булган бүгенге көндә нинди дә булса вакытында түләнмичә калган штраф кайда да булса югалып яки онытылып калыр дип фикер йөртү зур ялгышлык. Шуңа күрә, әгәр инде нинди дә булса тәртип бозган өчен штраф түләү җәзасына тартылгансыз икән, бу җәзаны законда билгеләнгән вакытта үтәү мәҗбүри.
Хөрмәтле райондашлар, транспорт белән идарә итүчеләр, юлларда игътибарлы булып, хәвеф-хәтәрсез йөрегез.
Фәрит Шәрифуллин,
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев