Хәлләр җитди, сак булыгыз!
Районда 9 айда интернет, телефон мошенниклары буенча кылынган 48 җинаять теркәлде
Кичә кич Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов хокук бозуларны булдырмау буенча ведомоствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Утырышта әлеге мәсьәләгә турыдан-туры катнашы булган җаваплы иптәшләр катнашты.
Көн тәртибенә куелган җитди темалар буенча фикер алышулар булды. Темаларга килгәндә, аларның барысы да актуаль иде, полиция вәкиле Илгиз Васильев бер кат райондагы вәзгыять белән таныштырганнан соң, ДНД, ягъни халык дружиналарын ныгытырга кирәклеклегенә басым ясады, тыңлатып булмый икән хәзер хезмәт вәкилләрен, кичләрен ДНДга чыгарып булмый ди. "Андый тыңламаучыларны исәпкә алырбыз, полициягә булышырга бик кирәк хәзер", диде Наил Нургаязович.
"Районда 9 айда интернет, телефон мошенниклары буенча кылынган 48 җинаять теркәлде, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары, полиция майоры Илгиз Васильев.
- Бу җинаятьне финанс яктан карасак, 12 миллионга якын зыян килгәнлеге күренә. Мондый җинаятьчелекне ачарга да авыр, күп вакыт аны ачып та булмый. Чөнки җинаятьчеләр арадашчылар аша эш итә. Шуңа күрә, райондашларны даими кисәтеп, өйрәтеп торырга кирәк, аңлату-пропаганда эшләре көн дә булырга тиеш. Хәзер инде бер кармакка эләккәннәр янәдән эләгә башлады. Аннан соң, урыннарда видеокамералар булуы бик кирәк, алай җинаятьчене табу күпкә җиңел.
Район мәгариф идарәсе методисты Фәннур Рамазанов дропперлыкның балалар арасына үтеп керү куркынычын җиткерде. Бу шулай ук мошенниклыкның бер төре һәм аның балалар арасында булуы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, балага әнисе банктан карта алып бирә, икенче берәү баладан шул картаны сатып ала һәм шул картаның мәгълүматлары белән кыңгыр эшләр кыла.
Баланың әти-әнисенә кылмаган гамәлләре өчен җавап тотарга туры килү ихтималы бар. Шуңа күрә, бу дропперлыкка бик сак карарга кирәк.
Балтач районы башкарма комитеты юристы Ринат Фатыхов: "Мошенниклык мәсьәләсен үтемле итү сорала, балаларның аңнарына барып җитсен өчен әлеге юнәлештә рәсем конкурслары игълан итү начар булмас иде, кеше күп йөри торган урыннарга баннерлар элик, күзгә бәрелеп торган сары-кызыл төсләр белән...", ди.
Анлату-пропаганда эшләре ата-аналар, хезмәт коллективлары җыелышларында да бара, тик бу гына җитеп бетми димәк, һаман да алданулар дәвам итә. Якыннары махсус хәрби операциядәге гаиләләргә карата мошенниклык гамәлләре еш күзәтелә, әлеге гаиләләрнең иминлегенә дә игътибарлы булсак иде. Ялганчыларга бирешмик, ят номер шалтыратса я бөтенләй алмагыз, я блокировать итегез, спамга куегыз, сөйләшеп тә тормагыз. Сөйләшә калсагыз, кырыкалдарлар кармагына кабасыгызны көтегез дә торыгыз, андый очракта зур суммага я кредит "аласыз", я исәптәге акчаларыгызны "салдырасыз", Аллаһ сакласын! Сак булыгыз, әлеге комиссия утырышында катнашучылар да бу мәсьәләгә бик җитди тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев