Хәрби комиссариатка яшәү урынын алыштыру турында хәбәр итмәгән өчен штраф яный
Өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен штраф күләме элеккечә кала һәм 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә
Россия Президенты Владимир Путин яшәү урыныннан өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен җаваплылыкка тарту тәртибен ачыклаучы законга кул куйды. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә дип яза «Татар-информ».
Элек әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык бары тик чакыру кампаниясе уздырылган чорда гына кулланыла иде. Әмма ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру чаралары үткәрү турында карар кабул ителгәч, гамәлдәге норманы төгәлләштерү зарурлыгы туды.
Кул куелган закон Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсенә үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, маддәнең 4нче өлешеннән «чакыру уздырылган чорда» дигән формулировка төшереп калдырыла. Бу исә яшәү урынын алыштыру яки өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итү бурычы ел әйләнәсендә гамәлдә булачак, ә аны бозган өчен җаваплылык та ел буе кулланылачак дигәнне аңлата.
Өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен штраф күләме элеккечә кала һәм 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев