Хәрбиләрне сөенче көтә
Кеше һәм закон

Хәрбиләрне сөенче көтә

Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ФСИН һәм Росгвардия хезмәткәрләренең хезмәт хакы 1 октябрьдән 7,6% ка күтәреләчәк

Шулай ук окладларны арттыру хәрбиләргә кагылачак. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган РФ Хөкүмәте карарында әйтелә, дип яза «Шәһри Казан».

Башлангыч фаразлар буенча, индексация 4,5% тәшкил итәргә тиеш иде, әмма йомгаклау күрсәткечләре 7,5% дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.

Моннан тыш, федераль янгынга каршы хезмәт, таможня һәм суд приставлары хезмәткәрләренең һәм федераль фельдъегерлык элемтәсе органнары җитәкчелегенең хезмәт хаклары артачак.

 


Нет комментариев