Хезмәткәрләргә, бала тугач, 1 млн сумга кадәр бирә алачаклар
2026 елдан эш бирүчеләр хезмәткәрләргә бала туу уңаеннан 1 миллион сумга кадәр акча түли алачак, һәм аңа НДФЛ – салым булмый
2026 елның 1 гыйнварыннан бала туу уңаеннан 1 тапкыр бирелә торган корпоратив түләү күләме 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырылачак, һәм аңа табышка салым да, иминият взнослары да билгеләнмәячәк.
«Эш бирүчеләрдә хезмәткәрләренең бала табуын күбрәк хуплау стимулы булсын өчен, Бюджет кодексына төзәтмәләр кертелде, алар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бала туу уңаеннан 1 тапкыр бирелә торган корпоратив түләү күләме, табышка салым һәм иминият взносларыннан азат ителеп, 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырылачак. Иң мөһиме – мондый ярдәм суммасын хәзер салым салынучы табышны киметә торган внереализацион чыгымнар составына кертергә мөмкин булачак», – дип белдерде ул.
«2026 елдан эш бирүчеләр хезмәткәрләргә бала туу уңаеннан 1 миллион сумга кадәр акча түли алачак, һәм аңа НДФЛ – салым булмый», – дип «Интертат» яза «Газета.ру»га сылтама белән.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Неравнодушный человек» платформасы Күзәтчелек советы рәисе, РФ Хезмәт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов Көнчыгыш икътисади форумы (ВЭФ) кысаларында сөйләгән.
Аның сүзләренчә, мондый түләүләргә салым билгеләнми, әлеге чара бизнес өчен дә, хезмәткәр өчен дә отышлы булачак.
Август аенда «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов һәм фракция җитәкчесенең беренче урынбасары Яна Лантратова РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка ата-аналарга, балалар санына карап, вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.
Закон чыгару инициативасын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, 2 бала үстергән ата-аналар өчен пенсиягә чыгу яшен 1 елга, 3 бала өчен – 3 елга, ә 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр өчен 5 елга киметергә кирәк. Авторлар фикеренчә, әлеге тәкъдим туучылар санын арттыруга, социаль гаделлекне ныгытуга һәм гаиләләрнең социаль яклану дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев