Җыйган җирдә туплана. Килешәсезме?
Дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм туктатылса, күп эшләрне башкарып булмаячак яисә ярты юлда калачак, шуңа төшенсәк иде
Заманында үзара салымның «берне биш итү» мәсьәләсендә, ягъни җыелган акча күләменә карап, республикадан янә дүрт өстәмә өлеш кайту күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирүе турында районыбыз халкы хәйраннан хәбәрдар. Авылларда эшләнгән эшләр күз алдында, аның үтәлеше турында даими рәвештә җавап тотыла, тикшерү органнары да өсте-өстенә бу мәсьәләгә даими игътибар итәләр.
Соңгы елларда үзара салым җыюга үзгәрешләр дә керде: авыл җирлегендә гражданнардан җыелган акчага икенче ел инде дәүләттән кайта торган өлеше өч тапкыр гына арттырып бирелә.
Үзара салымга Балтач шәһәр бистәсендә нидер эшләргә уйлыйсың икән, шушында җыелган акчага гына өмет итәсе була, бу очракта дәүләт ярдәме юк. Бары Көек һәм Курмала халкыннан җыелган акчага гына дәүләт тарафыннан өч тапкыр арттырып бирелә. Үзара салымның әһәмияте турында авылларда уздырылган җыелышларда даими аңлатылса да, кайбер җирлекләрдә гражданнардан акча җыю сүлпән бара. Әллә инде авылларда эшлисе эшләр беттеме, әллә инде үз җирлегебезнең торышына битараф була башладыкмы, аңлашылмый.
Дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм туктатылса, күп эшләрне башкарып булмаячак яисә ярты юлда калачак, шуңа төшенсәк иде. Җирлекләрдә җитәкчеләргә, депутатларга үзара салым программасы авылларда финанс-лау проблемаларын хәл итүдә чыннан да мөһим роль уйнавын халыкка яңадан ныклап аңлатырга кирәктер, бары бердәм эшләгәндә генә үз авылларыбызны үстерергә, матурларга мөмкинлек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев