Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

60 млн. сум акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың һаман да эзенә чыга алмыйлар.

Татарстанның полиция хезмәткәрләре 23 гыйнвар көнне 60 млн. сум акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың һаман да эзенә чыга алмый.

Хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эш алып бара. Тимер юл һәм автомобиль транспортлары тикшерелә. Күрше регионнарга эзләнүче турында мәгълүмат таратылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә (бу хакта "БИЗНЕС Online" җиткерә), кичә Яшел Үзәндә табылган инкассатор машинасында урланган акчаның аз өлеше генә (рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, 3 млн. сум) ташлап калдырылган. Эзләнүче, үзе белән йөртергә уңайлы булсын өчен, капчыктагы акчаны гына алган, ә кейслардагысын калдырган.
Исегезгә төшерәбез, өченче көн көндез Яшел Үзәннең Саклык банкы янында инкассатор Игорь Богаченко хезмәттәшенең аягына атып, 60 млн. сум акча урлап качкан иде. Бераздан инкассатор машинасын Богаченко яшәгән йорттан ерак түгел урында - шәһәр урамнарының берсеннән табып алдылар. Әлеге машинада ташлап калдырылган берникадәр акча да булган. Полиция әлегә төгәл сумма турында мәгълүмат җиткерми. Инкассаторның йортлар арасындагы ишегалдында шәхси машинасы да табылган. Кичә җинаять эше дә кузгатылды.
Фото: http://vk.com/club34063575?z=photo-34063575_352156179%2Falbum-34063575_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250