Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

90 яшьлек әби оныгын үтерә язган

Белорет районында гыйбрәтле хәл булган: 90 яшьлек әби, үзенең оныгы белән чәкәштереп аракы эчеп утырганда, яшь шешәдәшенә пычак кадаган.

"Аракы бар җирдә шайтан котырыр", - ди иде элек әбиләр. Кая инде аракыга якын килү! Ә бу әби әлеге әйтемне белмәгәнме, яки белсә дә, үзенә кагылыр дип уйламаганмы, тик оныгы белән эчкече табыны оештырган.

Башта күңелле генә утырганнар. Аннан, аракы парлары башларына менеп киткәч, үзара низаг чыккан. Әби озак уйлап тормаган, ит турый торган пычагын алып, оныгының аркасына кадаган.

Имансыз әбигә карата Җинаятьләр кодексының "Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

90 яшьтә адәм баласы аракы чөмерү турында түгел, ә ахирәт дөньясы хакында уйланырга тиештер дә ул... Ата улны, ана кызны белми торган заманада яшибез шул, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять