Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдарлар остара бара

Бүгенге көндә Россия, Татарстан күләмендә алдалау (мошенничество) очраклары күбәеп бара. Җинаятьчеләр уйлап чыгарган берничә ысул белән инде таныштырган идек, аларныӊ корбаны булмас өчен алдау юлларыныӊ тагы берничә төреннән хәбәрдәр булуыгызны телибез.

«Социаль работник»

Яшь кызлар, яшь егетләр үзләрен “социаль хезмәткәрләр” дип таныштырып, ялгыз яшәүче яисә өйдә үзләре генә булган вакытта пенсионерларның өйләренә керәләр. Тиздән Россиядә акча үзгәрү була, дип алдап олыларда булган акчаларын алмаштырырга тәкъдим итәләр, төрле вәгъдәләр бирәләр. Пенсионер, акчасын биреп җибәргәннән соң гына алданганың аңлый.

“Бозым”

Чегән милләтеннән булган хатын-кызлар өйгә кереп, “Өегезгә бозыклык керткәннәр, ул сезгә акча яки кыйбатлы алтын әйберләрегез аркылы килгән” дип алдыйлар. Бу бозыкны чыгару өчен билгеле бер ритуаль үткәрергә кирәк икәнен аңлаталар. Ритуальны үткәргәннән соң, кешегә акчаларын һәм кыйбатлы алтын әйберләрен мендәр астына куярга кушалар. Күп очракта башкарылган эшнеӊ нәтиҗәсе булсын өчен, мендәр астындагы акча, алтын йөзекләр ике көн шунда торырга тиеш, дип ышандыралар. Кешеләр ике тәүлектән соң акчаларырның һәм кыйбатлы алтын әйберләрен юкка чыкканлыгын күрәләр.

“СМС- ярдәм”.

Кәрәзле телефоннан хәбәр ( сообщение) килә. Анда “ Минем белән күңелсез хәлләр булды, тиз арада шалтырат, әгәр телефон җавап бирмәсә, билгеле бер суммада телефонга акча сал, соңыннан барын да аңлатырмын”, - дигән текст килә. Бу очракта телефонга шалтыраткач акча юкка чыгарга мөмкин яисә ашыгып, акча да салырга мәҗбүр булалар.

Банк картасыннан урлау

Кәрәзле телефонга “ Сезнең банк картагыз ябылды” дигән хәбәр килә һәм түләүсез бер номерга шалтыратырга тәкъдим ителә. Карта хуҗасы бу номерга шалтыраткач, аӊа компьютерда ( сервер) вакытлыча өзеклек булды һәм Сезнеӊ мәгълүматларны яңадан кертү өчен банк картасының ПИН коды кирәк, дип сорыйлар. Әгәр дә ПИН код әйтелсә, кешенеӊ барлык акчасын үзләренә күчерәләр.

Төрле сату-алу белдерүләре ярдәмендә урлау

Авито сату-алу челтәренә куелган белдерү буенча, сатып алучы, мин Сезгә акча күчеререгә телим, дип аныӊ банк картасыныӊ номерын сорый, шуӊа ниятләнеп, ул банк картасыныӊ акчаларыӊ үзенә алырга омтыла.

Сезнеӊ игьтибарлырак булуыгыз сорала, билгесез кешеләрдән килгән СМС хәбәрләрне ачмагыз һәм белмәгән Интернет сайтлардан программалар кучермәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев