Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авыл җирлеге башлыклары тынычлап йоклый алалар, биналарны басучылар тотылды.

Чирмешән районнында соӊгы 2 елда күп авыл җирлекләре башлыкларыныӊ баш авыртуы булган угрылар тотылды.

4 мартта шушы районныӊ Иске Көтеш авылында 2нче катта урнашкан авыл җирлеге бүлмәләрен басарга кергән җирдән 2 Самара өлкәсе кешесе тоткарлана.
Угрыларны тотарга, бу бинаныӊ беренче катында вакытлыча торырга урнашкан җирле атакай ярдәм итә. Ул, төнлә, өске этажда тавышларны ишетеп, участок инспекторына хәбәр сала, ә анысы опергруппа чакырта.
Җинаяьть эшләнгән урыннан 1 км. ераклыкта угрыларныӊ машиналары да табыла. Хәзер алар кылган җинаятьләрен искә төшереп, сак астында аӊлатма язу белән мәшгуль. Полиция хезмәткәрләре Самара шәһәрендә бу кешеләр офис итеп файдаланып тоткан бүлмәдән 19 система блогы, 20 монитор, 10 ноутбук һәм күп төрле авыл җирлекләре рәсми кәгазъләре табалар. Урланганныӊ шактый өлеше инде сатылган да була. Татарстанда мондый 25 җинаять теркәлгән иде.
Фото: http://islam-today.ru/novosti/2015/02/04/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250