Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта «Ксенон» ункөнлеге узып китте.

Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республикада һәм районда төрле юнэлештәге «операцияләр» булып тора. Чираттагысы «Ксенон», дип атала иде.

Бу операция барышында районда законсыз рәвештә машиналарына ксенон яктырткычлары куючылар тотылмаган. Ә ел башыннан шушындый гамәле өчен инде бер шофер тоткарланган һәм машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча колак каккан. Урамнан төнлә узып киткән машиналар яктырткычлары хәзер дискотека утларын хәтерләтә. Ә бит моныӊ өчен дә юл йөрү кагыйдәләрендә хәйран катгый штрафлар каралган.
Машинаныӊ алгы ягында ак (фара уты), сары (борылышны күрсәтү һәм томанга каршы) төстәге утлар гына булырга тиеш. Ә арткы өлешендә ак (артка йөрүне күрсәтү), сары (борылышны күрсәтү) һәм кызыл төстәге (тормоз бирү) утлар гына рөхсәт ителгән.
Машинаныӊ тәгәрмәчләрен, номер утларын төрлечә яктыртучыларга да бу тәлапләр кагыла. Административ протоколлар төзелгән очракта аныӊ «бәясе» 3000 сумга кадәр икәнен истән чыгармаска кирәк.
Фото: http://awtocom.ru/poleznoe/samostoyatelnaya-ustanovka-ksenona-delo-ne-slozhnoe.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250